16+

Миңнеханов Назарбаевка «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Астанада Татарстан һәм Казахстан арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә сизелерлек өлеш керткәне, халыклар арасында үзара аңлашу һәм дуслыкны ныгытканы өчен Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаевка «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» орденын тапшырды, дип хәбәр итә Татар-информ.

«Сезнең заманча Казахстанны төзү, Евразия киңлегендә интеграция процессларын үстерү, Россия Федерациясе белән хезмәттәшлекне киңәйтүдәге ролегез бәяләп бетергесез. Бүгенге көндә Россия һәм Татарстан барлык юнәлешләр буенча, шул исәптән киләчәк энергетикасы өлкәсендә дә стратегик хезмәттәшлекне үстерә. Бүген, Россия көнендә, сәнәгый яктан нык үскән һәм инновацион төбәкләрнең берсе буларак, Татарстанның «ЭКСПО» мәйданчыгында илебезне тәкъдим итүенә шатбыз», - дип мөрәҗәгать итте Миңнеханов Назарбаевка.

Ике республика лидеры арасындагы сөйләшүләр барышында яклар Татарстан һәм Казахстанның икътисад өлкәсендәге хезмәттәшлек перспективалары, уртак социаль проектлар хакында фикер алышты. Рөстәм Миңнеханов Назарбаевны Россиягә сәфәре кысаларында Татарстанга чакырды. Казахстан Президенты әлеге чакыруны кабул итте һәм Рөстәм Миңнехановка «Казахстан Республикасы бәйсезлегенең 25 еллыгы» медален тапшырды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading