16+

Миңнеханов SALIC Согуд инвестицион компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

Татарстан Республикасы делегациясенең Эр-Риядта эш программасы кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов SALIC Согуд инвестицион компаниясе башкарма директоры Абдалла Дубәйхи белән очрашты. Алар авыл хуҗалыгы һәм терлекчелек өлкәсендә үзара файдалы хезмәттәшлек турында сөйләштеләр, дип хәбәр итә Татарстан Президенты Матбугат хезмәте.

SALIC - Согуд Гарәбстанының 2009 елда нигез салынган авыл хуҗалыгы һәм терлекчелек өлкәсендәге инвестицион компаниясе. Хәзерге вакытта компаниянең Канада, Украина, Судан һәм башка илләрдә вәкиллекләре бар. Очрашуда Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, Татарстан - авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча Россиядә алдынгы төбәкләрнең берсе. Бүген республика сөт җитештерү буенча 1 урында (елына 1,7 млн. тонна), терлек һәм кош итен җитештерү буенча 4 нче урында (елына 500 мең тонна), бөртеклеләр буенча 8 нче урында (4,4 млн. тонна). Россия авыл хуҗалыгы җирләренең 2 проценты Татарстанда булса, тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 4 процентны тәшкил итә.
SALIC Согуд инвестицион компаниясе башкарма директоры Абдалла Дубәйхи иркен көтүлектә үскән ит терлекчелеге кызыклы булуын билгеләде. Шулай ук компания вәкилләре терлеккә азык ничек үстерелүе һәм ничек саклануы турында сораштылар. Абдалла Дубәйхи әлеге мәсьәләләрне өйрәнү өчен уртак эш төркеме булдырырга тәкъдим итте.
Татарстан Президенты әлеге фикерне хуплады һәм республиканың SALIC компаниясе белән хезмәттәшлеккә әзер булуын ассызыклады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading