16+

Миңнеханов “Идел киңлекләре” тыюлыгында хокук бозуларны катгый рәвештә тыярга кушты

Тыюлыкның мәйданы 29 мең гектар тәшкил итә.

Тыюлыкның мәйданы 29 мең гектар тәшкил итә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов табигатьне саклау структураларына һәм хокук саклау органнарына “Идел киңлекләре” яңа тыюлыгында билгеләнгән режимның үтәлешен катгый күзәтеп барырга кушты. Ул бу хакта традицион республика киңәшмәсендә җиткерде, дип хәбәр иткәннәр “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстан Президентының матбугат хезмәтеннән.

– Без зур эш башладык. Бу участокта “кармак салырга” теләүчеләр күп булачак. Шуңа күрә табигатьне саклау структураларына, хокук сакчыларына анда бернинди төзелеш булмасын өчен катгый рәвештә күзәтергә кирәк, – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Исегезгә төшерәбез, “Идел киңлекләре” төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигый тыюлыгын Куйбышев сусаклагычы акваториясе территориясен төзү турындагы карарны Татарстан Президенты кабул итте.

Тыюлыкның мәйданы 29 мең гектар тәшкил итә. Ул Казан, Лаеш, Югары Ослан һәм Яшел Үзән районнарының бер өлешен үз эченә ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading