16+

«Минем гаиләм һәм безнең Җиңү» республикакүләм бәйгесенә нәтиҗә ясалды

12 май көнне Татарстан Республикасы Милли музееның Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында «Минем гаиләм һәм безнең Җиңү» республикакүләм бәйгесенә нәтиҗә ясалды.

12 май көнне Татарстан Республикасы Милли музееның Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында «Минем гаиләм һәм безнең Җиңү» республикакүләм бәйгесенә нәтиҗә ясалды.

Чара 9-29 апрель көннәрендә, балаларда ватанпәрвәрлек рухы тәрбияләү максаты белән, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, Бөек Ватан сугышы-музей мемориалы, «Татармультфильм» берләшмәсе ярдәмендә оештырылган иде.

1-4нче сыйныф укучылары, Бөек Ватан сугышында әби-бабалары кылган батырлыклары турында язып, 50гә якын инша җибәргән. Яшь категориясе буенча, аларны дүрт номинациядә бәяләделәр.
– Бөек Ватан сугышы – безне аяз күк йөзе, тыныч тормышның кадерен белергә өйрәткән, халык хәтеренә уелып калган зур вакыйга. Бәйгегә нәтиҗә ясаган вакытта, Җиңү өчен һәр гаилә күпме көч керткәнен, бүгенге бәйрәм нинди зур авырлык белән бирелгәнен искә төшерик, – дип тәбрикләде балаларны «Татармультфильм» берләшмәсе җитәкчесе Азат Ганиев.
Бәйгенең тантаналы өлешен Казан федераль университеты «Радуга» балалар театр төркеме «Мы – патриоты своего Отечества» әдәби-музыкаль спектакле белән башлады.
Җиңүчеләргә Казан буенча юл күрсәткече һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading