16+

Минем казанышларым – Татарстан казанышлары

Татарстанда "Минем казанышларым - Татарстан казанышлары" исемле эссе һәм фотосурәтләр бәйгесе башланды.

Татарстанда "Минем казанышларым - Татарстан казанышлары" исемле эссе һәм фотосурәтләр бәйгесе башланды.

Аны, Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт, Мәгариф һәм фән министрлыклары, Туристлык буенча Татарстан дәүләт комитеты ярдәме белән, "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте оештыра. Конкурста катнашырга теләүчеләрдән үзенең яки республиканың казанышлары турында эссе язу яки шуны чагылдырган фотосурәтләрен җибәрү сорала. "Лидерлык һәм үсеш", "Инновацион Татарстан", "Спортчан Татарстан", "Кунакчыл Татарстан" номинацияләре һәркемгә үзенең иҗади сәләтен ачарга һәм республиканың күпкырлылыгын күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Татарстанның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге - ул кешеләр һәм вакыйгалар, идеяләр һәм проектлар тарихы. Республиканың һәр кешесе аның Россиядә генә түгел, бөтен дөньяга билгеле булган казанышлары белән горурлана ала. Бәйге эшләре 4 сентябрьгә кадәр mail@leader.tatar электрон почтасына кабул ителә. Конкурска нәтиҗәләр 30 сентябрьдән дә соңга калмыйча ясалачак

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading