16+

“Минем яраткан Мәскәү” онлайн-бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды

Татарстанда Мәскәү көннәре дәвам итә.

Татарстанда Мәскәү көннәре дәвам итә.

Быел, Россия төбәкләрендә Мәскәү көннәре кысаларында, Мәскәүнең милли сәясәт, төбәкара элемтә һәм туризм департаменты яңа проект эшләтеп җибәрде: эчке туризмны популярлаштыру, башкаланың уңай имиджын булдыру максатыннан "Минем яраткан Мәскәү" дигән онлайн-бәйге уздырды. Конкурста төбәкләрдә яшәүчеләр биш төрле категориядә көч сынашты: "Мәскәүне яса", "#ДниМосквы хэштегы белән фотоконкурс", "Мәскәү турында шигырьләр", "Мәскәү тарихы" һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өчен аерым бәйге булдырылган иде. Конкурс барышында Мәскәүгә бушлай 15 юллама уйнатылды. Юллама ике кешегә Мәскәүгә бару, анда яшәү һәм ашау һәм экскурсиягә йөрү хокукын бирә.
Татарстаннан әлеге бәйгедә 400 кеше катнашты. Җиңүчеләргә юллама тапшырылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading