16+

Министр Ленар Сафин да хәйрия акциясенә кушылды

Ул Теләче районының күп балалы гаиләләренә азык-төлек җыелмалары тапшырды. Бу хакта Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Министр Ленар Сафин да хәйрия акциясенә кушылды

Ул Теләче районының күп балалы гаиләләренә азык-төлек җыелмалары тапшырды. Бу хакта Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итү буенча хәйрия акциясенә кушылды. Министрлык карамагындагы Теләче районында яшәүче 27 күп балалы гаилә беренче кирәк-яраклар, җиләк-җимеш һәм тәм-томнар тупланган җыелмалар алды. Шулай ук һәр гаиләгә рус һәм татар телләрендәге әкиятләр җыентыгы тапшырылды. Ленар Сафин сүзләренә караганда, бергәләшеп балалар китапларын уку - гаилә ялы өчен иң кулае.
 

Фото: http://mindortrans.tatarstan.ru

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading