16+

Министр Марат Җәббаров республика халкы сорауларына җавап бирәчәк

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров 19 август көнне #ТатарстанОнлайн тапшыруында туры эфирда республика халкының сорауларына җавап бирәчәк.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров 19 август көнне #ТатарстанОнлайн тапшыруында туры эфирда республика халкының сорауларына җавап бирәчәк.

“Шәһәр һәм авылларда яшәү һәм эшләү өчен нинди шартларлар бар, республикада авылларны һәм авыл хуҗалыгын үстерү буенча нинди программалар эшли, халыкны авыл хуҗалыгына кагылышлы нинди сораулар борчый – министр барлык сорауларга җавап бирәчәк”, - ди оештыручылар.

Туры эфирны 14:00 сәгатьтә Татарстанның «ВКонтакте», «Одноклассники» һәм YouTube платформасындагы сәхифәләрендә карарга мөмкин. Тапшыру барышында һәркем үзен кызыксындырган сорауны бирә алачак. Иң күп соралган темалар игътибар үзәгендә булачак. Ә инде төгәл сорауларга белгечләр тапшыру тәмамлангач җавап бирәчәк.

#ТатарстанОнлайн республиканың рәсми сәхифәләрендә апрель аенда эшли башлады. Биредә кунакта ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Президент ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов, ТР Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм башка шәхесләр катнашты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading