16+

Министр яшь журналистлар белән очрашты

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттәхов «14...30» (14-30 яшьлекләр төшенчәсеннән алынган) проекты кысаларында яшь журналистлар белән очрашты.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттәхов «14...30» (14-30 яшьлекләр төшенчәсеннән алынган) проекты кысаларында яшь журналистлар белән очрашты.

- Аудитория яшенә карамастан, массакүләм мәгълүмат чаралары актуаль, халык сорауларына җавап бирә торган, фикер төрлелеген күрсәтүче булырга тиеш. Минем өчен журналист бака эшләр кебек үк бик мөһим һөнәр. Сүз белән канатландырып та, үтереп тә була. Мәгълүмат чаралары җәмгыятьнең белем дәрәҗәсе һәм мәдәнияте күрсәткече дә ул, - диде министр.

Очрашуда әле журналист һөнәренә өйрәнүче студентлар белән бер рәттә, тәҗрибәле каләм ияләре, танылган блогерлар да бар иде. Алар да очрашуда үз фикерен белдереп, чыгыш ясады. Әйтик, Казан федераль университеты магистры, Татарстан Яшьләр хакимияте рәисе Алла Абросимова Self-Made Media (SMM) проектын уйлап тапкан. Бу үзенчә яшьләр мәгълүмат чаралары мәйданы. Булачак журналистлар биредә практика узып, һөнәри осталыкларын шомартачак.

- Без яшьләр өчен кызыклы булган, җиде заманча юнәлештә эшләячәкбез. Материалларны татар, рус һәм инглиз телләрендә бастырачакбыз, - ди Алла Абросимова.
Булачак журналистлар каләм көчен әлеге проектта сынап карый ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading