16+

Миңнеханов: Ислам банкингы буенча белгечләр әзерләү эшен оештыру зарур

Бу хакта ул бүген ТР Дәүләт Советы депутатларына еллык Юлламасы вакытында сөйләде.

Бу хакта ул бүген ТР Дәүләт Советы депутатларына еллык Юлламасы вакытында сөйләде.

Ислам  илләреннән инвестицияләр җәлеп итү өчен Партнерлар (ислам) финанслары буенча федераль законны гамәлгә ашыру — мөһим юнәлешләрнең берсе, дип билгеләп узды чыгышында Рөстәм Миңнеханов. Бу хакта ул бүген ТР Дәүләт Советы депутатларына еллык Юлламасы вакытында сөйләде.

“Тәҗрибә уза торган төбәк буларак, безгә, илебездә партнерлар финанслары файдаланыла башласын өчен уңайлы хокукый шартлар  булдыру кирәк. Ислам банкингы буенча белгечләр әзерләү эшен оештыру зарур. Моннан тыш, халыкка һәм бизнеска мәгълүмат бирү эшенә аерым игътибар бирү сорала. Монда республика мөселманнарының Диния нәзарәтенә төп роль бирелә”, - диде ул. 

“Илебез Президенты 2024 елда Казанда егермедән артык  ил лидеры катнашачак БРИКС һәм БРИКС дәүләт башлыклары саммитын уздыру турында Указга кул куйды. Безнең өчен бу зур дәрәҗә булу белән бергә, бик зур җаваплылык та. Саммит кысаларында бик күп чаралар, шул исәптән мультиспорт чаралары – БРИКС уеннары узачак. Безнең алда куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм  кунаклар кабул итүгә әзерлек буенча җитди эшләр тора. Республика оештыру комитетына федераль дәрәҗәдәге хезмәттәшләре белән берлектә аны координацияләүне оештырырга кирәк”, - дип бурычлар билгеләде Рәис мөрәҗәгатендә.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading