16+

Миңнеханов мәктәпне тәмамлап, аттестат ала алмаган укучылары булган районнарны атады

Мондый хәл булырга тиеш түгел, дип искәртте Рәис.

Мондый хәл булырга тиеш түгел, дип искәртте Рәис.

Бүген ТР Дәүләт Советы депутатларына еллык Юлламасы вакытында республика  Рәисе Рөстәм Миңнеханов мәгариф өлкәсендә артта калган районнарны атады.

“Матди-техник базаны яхшырту белән берлектә, тармак программаларын тормышка ашыруга һәм кадрлар әзерләүгә зур акчалар бүлеп бирелә. Шуның белән берлектә, бертигез мөмкинлекләр бирелүгә дә карамастан, без дәүләт аттестациясе узучыларның нәтиҗәләре төрле булуын күрәбез. Тукай, Ютазы, Лаеш, Буа һәм Менделеевск районнарында БДИ нәтиҗәләре, тулаем республика буенча алганда, уртачадан түбәнрәк.

Моннан тыш, быел имтиханнарын 100 баллга тапшырган бер генә укучы да булмаган, шулай ук мәктәпне тәмамлау турында аттестат бирелмәгән укучылар булган районнар да бар. Бу – Тукай һәм Ютазы районнары.

Мондый хәл булырга тиеш түгел. Мәгариф һәм фән министрлыгына муниципалитетлар белән берлектә муниципаль мәгариф органнарының эш системасын тикшерергә, педагогика өлкәсендәге стандартларга туры килүне тәэмин итүче технологияләрне һәм методик алымнарны камилләштерергә кирәк”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading