16+

Миңнеханов: Татарстан спортчылары Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарында 17 медаль яулады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казахстанда узган Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарына йомгак ясады.

Миңнеханов: Татарстан спортчылары Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарында 17 медаль яулады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казахстанда узган Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарына йомгак ясады.

Ярышлар барышында республика спортчылары төрле дәрәҗәдәге 17 медаль яулаган. Алар шул рәвешле Россия җыелма командасының медальләр җыелмасына шактый зур өлеш керткән.

«Безнең егетләр 4 алтын, 4 көмеш, 9 бронза медаль яуладылар. Спортчыларыбыз аеруча зур уңышларга көрәштә ирештеләр», - дип язды республика Рәисе үзенең телеграм-каналында.

Искәртик, Казахстан ягы чакыруы буенча Татарстан Рәисе Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёев, Кыргызстан Республикасы Президенты Садыр Жапаров, Төркмәнстан халкы милли лидеры – Төркмәнстан Халык Мәсләхәте башлыгы Гурбангулы Бердымөхәммәдов, Бөтендөнья этно-спорт конфедерациясе президенты Билал Эрдоган һәм башкалар белән беррәттән Уеннарны ачу тантанасының хөрмәтле кунагы булды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading