16+

Минтимер Шәймиев Борис Ельцинның хатынын Болгар һәм Зөя утрау-шәһәре белән таныштырды

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россиянең беренче Президенты Борис Ельцинның хатыны Наина Ельцина һәм аның кызы Татьяна Юмашева белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Минтимер Шәймиев Борис Ельцинның хатынын Болгар һәм Зөя утрау-шәһәре белән таныштырды

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россиянең беренче Президенты Борис Ельцинның хатыны Наина Ельцина һәм аның кызы Татьяна Юмашева белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Наина Ельцина традиция буенча Казанда узган Ельцин кубогына егетләр һәм кызлар арасында халыкара теннис турниры кунагы булды. Ул Россия Теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев белән бергә ярышларда җиңүчеләргә һәм призерларга бүләкләр тапшырды.

Минтимер Шәймиев Наина Ельцинага борынгы Болгар шәһәрен һәм Зөя утрау-шәһәрен торгызу проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде. 2011 елда ук РФ Беренче Президентының хатыны ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу Республика фонды хәйриячеләренең берсе булды .

Кунак шулай ук иренең исемен йөртүче теннис турнирының халыкара статуска ия булуын һәм шуңа бәйле рәвештә уенчыларны үзенә җәлеп итә башлавын аерым билгеләп үтте. «Миңа кайбер уеннар өч сәгатьтән артык барды, диделәр. Һәр кешенең җиңү өчен көрәшүе сизелә. Бик көчле спортчылар килгән», - диде ул.

Моннан тыш, Наина Ельцина турнирның югары дәрәҗәдә оештырылуына игътибар итте һәм Казанның спорт үзәгенә генә түгел, туристлык үзәгенә дә әйләнүен өстәде. «Сез кунакларга шат, ә бу һәрвакыт сизелеп тора. Борис Николаевич бирегә килергә ярата иде һәм мин дә бик теләп киләм", - дип ассызыклады ул.

Татар-информ
https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/04/181965/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading