16+

Минтимер Шәймиев: Татарстанга көндәшлеккә сәләтле, белемле яшьләр кирәк

Татарстанга көндәшлеккә сәләтле, белемле яшьләр кирәк.

Минтимер Шәймиев: Татарстанга көндәшлеккә сәләтле, белемле яшьләр кирәк

Татарстанга көндәшлеккә сәләтле, белемле яшьләр кирәк.

Шунлыктан ТР Дәүләт Советының яңа составы кешене тәрбияләү турында уйланырга тиеш. Бүген ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казанның 116нчы лицеенда оештырылган «Бердәм Россия» партиясе праймеризында катнашканнан соң журналистларга шул хакта хәбәр итте.

«Татарстанда сайлау алды кампаниясе актив башланды, анда катнашырга теләүчеләр аз түгел. Алга таба депутат булырга теләүчеләрнең кайберләре дискуссияләргә килүдән баш тартты. Әгәр син моннан куркасың икән, сайлаучылар, дәүләтнең мәнфәгатьләрен ничек якларга мөмкин?» - диде Минтимер Шәймиев.

Ул праймериз барышында күп кенә актуаль мәсьәләләр кузгатылуын билгеләп үтте. Кешеләрне күбесенчә икътисад, бизнесның торышы борчый. Бизнеска күбрәк ярдәм итәргә кирәк.

«Без көндәшлеккә сәләтле яшьләр үстерергә тиеш. Мин депутатлыкка кандидатларга аларның җәмгыятьнең яңа торышына һәм яңа буынга зуррак игътибар бирүен теләдем. Балалар көндәшлеккә сәләтле булырга тиеш, республикада шуңа күрә дә күп телле белем бирү комплекслары ачыла», - диде Шәймиев.

«Барлык дәрәҗәдәге булачак депутатлар кешене тәрбияләү турында уйланырга тиеш. Моны реаль эшләр ярдәмендә, законнар кабул итеп эшләү зарур. Безгә көндәшлеккә сәләтле, белемле яшьләр кирәк», - дип сүзен йомгаклады Минтимер Шәймиев.

    «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге праймеризында 222 кандидат катнаша, аларның һәр дүртенчесе партия әгъзасы түгел. Кандидатлар сайлаучылар белән 400дән артык очрашу үткәрде, эш шул исәптән яңа форматта дискуссион һәм стратегик сессияләрдә дә барды. Шулай ук дебатлар үткәрү өчен 200 мәйданчык оештырылды.

Татар-информ

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading