16+

Минзәлә фаҗигасе: документлар ялган булган

Системалы хокук бозулар ачыкланган.

Системалы хокук бозулар ачыкланган.

Татарстанда парашютчылар утырган L-410 самолеты һәлакәтеннән соң башланган тикшерү барышында ДОСААФ авиациясендә хокук бозулар ачыкланган. Бу хакта Дәүләт Думасында чыгыш ясаган вакытта генераль прокурор Игорь Краснов белдерде, дип хәбәр итә "Интерфакс".
Аның сүзләренә караганда, һава судносында "артык йөкләнеш" булган, рөхсәт һәм очыш документлары ялган булган. Башка системалы хокук бозулар да ачыкланган.

Шуңа бәйле рәвештә прокуратура барлык ДОСААФ учреждениеләрендә дә тикшерү башланган. Краснов нәтиҗәне 15 декабрьгә кадәр көтәчәкбез, диде.
Ул шулай ук күпчелек авиаһәлакәтләр персоналның түбән квалификацияле булуы, тәртипнең булмавы, очышларның куркынычсызлык системасының тиешенчә эшләмәве аркасында килеп чыга, дип ассызыклады.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading