16+

Минзәләдә самолет һәлакәтендә исән калган парашютчы вафат булган

Ир-атның ике баласы калган, кечесенә - яшь ярым.

Ир-атның ике баласы калган, кечесенә - яшь ярым.

10 октябрьдә Минзәлә янындагы авиаһәлакәттә исән калган Уфа парашютчысы Вадим Фәхретдинов бүген туган шәһәре хастаханәсендә операциядән соң вафат булды, дип хәбәр итә "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы.

Ир-атның умырткалыгы, кабыргалары сынган, баш сөяге-мие җәрәхәте алган. Фәхретдинов озак вакыт Чаллыда реанимациядә яткан, шуннан соң дәвалануын Уфада дәвам иткән.

"Шушы көннәрдә ул хәле начарлануын сизгән - тын алу авырлашкан, 6 нчы номерлы хастаханәгә мөрәҗәгать иткән. Кабыргалары үпкәсен зарарлаган булса кирәк. Табиблар операция ясаган, ул уңышлы узган, хәле тотрыклы булган, диделәр. Ләкин, кинәт, аның кан басымы төшкән һәм аны коткарып кала алмадылар. Бүген иртән ул вафат булды", - дип сөйләгән журналистларга аның парашют спорты буенча иптәше.

Спорт буенча коллегалары, парашютчылар Вадимның гаиләсенә ярдәм итү турында карар кабул иткән, акча җыю игълан иткәннәр. Фәхретдиновнең ике баласы калган, кечесенә - яшь ярым. Исегезгә төшерәбез, 10 октябрьдә Татарстанда парашютчылар утырган җиңел моторлы самолет һәлакәткә очрады. 16 кеше үлде, алтысы - исән калды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading