16+

Мирас турындагы бәхәс үтерү белән тәмамланган

Апа белән сеңел арасында чыккан гауга үлем белән тәмамланган.

Апа белән сеңел арасында чыккан гауга үлем белән тәмамланган.

Казанның Олонецкая урамындагы йортта 59 яшьлек хатын-кызның мәете табылган. Кәеф-сафа корып утырганнан соң, туганнар арасында бәхәс чыга.

Росгвардия хезмәткәрләре кайнар эздән җинаятьтә шикләнелүчене тоткарлаганнар, ул зыян күргән хатынның игезәк туганы булып чыккан. Мирас аркасында ике игезәк хатын арасында тавыш чыга, хуҗабикә сеңлесенә унөч тапкыр пычак белән кадый. ТР буенча Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, соңрак җинаятьтә шикләнелүче туганын кан эчендә калдырып йокларга ята. 
Бары тик вакыт узгач кына, бу күренешкә тап булган хуҗабикәнең ире Ашыгыч ярдәм һәм полиция чакырта. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading