16+

Мишустин: балалары булган гаиләләр 17 августка кадәр тиешле түләүләрне алып бетерәчәк

6-18 яшьлек балалары булган ата-аналар бер тапкыр түләнә торган түләүне 17 августка кадәр алып бетерәчәк.

6-18 яшьлек балалары булган ата-аналар бер тапкыр түләнә торган түләүне 17 августка кадәр алып бетерәчәк.

Нәкъ шул вакытта Финанс министрлыгы, Хезмәт министрлыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгы, Мәгариф министрлыгы, Россия мәгариф күзәтчелеге һәм Россия Пенсия фонды башкарылган эшләр турында хисап тотарга тиеш, диелә Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин йөкләмәләре исемлегендә.
10 июньгә кадәр Хезмәт һәм Финанс министрлыгы Россиядә балалары булган аз керемле гаиләләргә ярдәм итүнең бербөтен системасын төзүнең алымнарын эшләргә һәм Хөкүмәткә тапшырырга тиеш.

Исемлектә барлыгы 58 пункт. Алар йөкле хатын-кызларга һәм балалы гаиләләргә ярдәм итү, сәламәтлек саклауны модернизацияләү, үзебезнең туристик тармакка ярдәм итү, дәүләт хезмәтләре күрсәтү, төбәк бюджетларының финанс тотрыклылыгын тәэмин итү кебек мөһим юнәлешләргә кагыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X