16+

Мишустин Гадәттән тыш хәл режимы кертелгән очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен раслады

Хөкүмәт башлыгы Михаил Мишустин гадәттән тыш хәл режимы кертелгән очракта гражданнар һәм оешмалар тарафыннан үтәлергә тиешле кагыйдәләрне раслады. 417 номерлы карар хокукый мәгълүмат порталына урнаштырылган.

Анда әйтелгәнчә, гражданнар һәм оешмалар хөкүмәт, хөкүмәт комиссиясе һәм вәкаләтле вәкилләр карарларын үтәргә бурычлы. Куркыныч яки гадәттән тыш хәл килеп чыгу турында сигнал кабул ителгәч гражданнар “эш алгоритмы” белән танышырга тиеш. Ул теле-радиоканаллар һәм телефоннардагы кыска хәбәрләр аша җиткерелә. Мәгълүматны кабул итә алмаган очракта җирле кизү-диспетчер хезмәтенә яки 112 номеры аша мөрәҗәгать итәргә кирәк.  

Гадәттән тыш хәл режимы вакытында гражданнарның үзләре белән шәхесне ачыклаучы документы булу мәҗбүри. 

Әлеге режим кертелгән очракта тыела:
уполномоченный вәкилләр һәм җәмәгать транспортлары хезмәткәрләре эшенә комачаулау;
куркыныч зонаны билгеләүче койманың эчке ягына үтү;
үзеңнең һәм башкаларның сәламәтлегенә, гомеренә куркыныч тудыру;
гадәттән тыш хәл туу куркынычы турында ялган мәгълүмат тарату.

Оешмалар таләп ителгән очракта халыкны эвакуацияләргә һәм аларны шәхси саклану чаралары белән тәэмин итәргә, авария-коткару һәм башка кичектергесез эшләрне оештырырга, хезмәткәрләрнең сәламәтлегенә зыян салу куркынычы булганда эшне туктатырга бурычлы.

фото: pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading