16+

Мишустин: Татарстанда җәмәгать маршрутларында нәтиҗәле коммерция транспорты булдырылачак

Татарстанда «Алабуга» МИЗ территориясендә җиңел коммерция транспорты җитештерү җәелдерелде, аны җәмәгать маршрутларында нәтиҗәле кулланырга мөмкин.

Татарстанда «Алабуга» МИЗ территориясендә җиңел коммерция транспорты җитештерү җәелдерелде, аны җәмәгать маршрутларында нәтиҗәле кулланырга мөмкин.

Башка автопроизводстволар белән беррәттән бу илнең технологик суверенитетына ирешүгә тагын бер адым, дип саный РФ премьер-министры Михаил Мишустин.

Узган елда, кайбер Көнбатыш компанияләренең китүенә карамастан, илебезнең эре предприятиеләрен саклап калу, шулай ук яңа конвейер линияләрен эшләтеп җибәрү мөмкин булды, дип хәбәр итте Мишустин РФ Хөкүмәтенең Дәүләт думасы алдындагы хисабы барышында.

«Татарстанда "Алабуга" махсус икътисадый зонасы территориясендә җиңел коммерцияле транспорт чаралары булдыруга керештеләр. Алар җәмәгать маршрутларында эффектив кулланыла алачак", диде ул.

Моннан тыш, Мәскәүдә һәм Липецк өлкәсендә электромобильләр чыгару буенча мәйданчыклар эшли башлады, дип өстәде премьер.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading