16+

«Мисс Татарстан-2023» юбилей конкурсында җиңүчеләр миллион сум акча алачак

Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында “Мисс Татарстан – 2023” матурлык бәйгесе узды. Быел 25 яшьлек юбилей хөрмәтенә бәйгедә үзгәрешләр булды.  Татарстаннан кала, башка төбәкләрнең гүзәл затлары да чарада катнашуга чакырылды. Сайлап алу турлары: Самара, Пермь, Уфа, Түбән Новгород һәм Казанда узды.

Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында “Мисс Татарстан – 2023” матурлык бәйгесе узды. Быел 25 яшьлек юбилей хөрмәтенә бәйгедә үзгәрешләр булды.  Татарстаннан кала, башка төбәкләрнең гүзәл затлары да чарада катнашуга чакырылды. Сайлап алу турлары: Самара, Пермь, Уфа, Түбән Новгород һәм Казанда узды.

Татарстанның 30 чибәре “Мисс Татарстан” һәм “Мисс Казан” исеме, ә Россиянең башка төбәкләреннән килгән кунаклар “Мисс Бьюти Фест” исеме өчен көч сынашты. Төп өч номинациядә җиңү яулаган өчен бүләк – 1 миллион сум. 

– Узган елны бәйгенең төп төсе зәңгәрсу иде. Быел юбилей бәйгесенә төсләрне озак сайладым. Башта тантана төсләре: алтын, көмеш, кызыл күз алдына килә. Әмма хәзерге катлаулы вакытта кызыл төсне кулланасы килмәде. Катнашучыларның нурлы йөзләрендә игътибарны тотып торырга ярдәм итүче: чисталык, сафлыкны аңлата торган төсләр сайланды. Перламутр төп тема буларак билгеләнде. Тәрҗемә итсәк, перламутр – “энҗе анасы” дигәнне аңлата. Безнең “Мисс Татарстан” проекты да шундый “энҗеләрнең әнисе”, – диде “Мисс Татарстан” оешмасы җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Изольда Сахарова.

Катнашучылар беренче чыгышында үзләре белән таныштырдылар. Икенчесендә, купальниктан киеп дефиле әйләнделәр. Өченчесендә, финалга үткән 10 гүзәл зат сорауларга җавап бирде. Барлык чыгышларга образларны бәйгенең дизайнеры Екатерина Тонюшкина уйлап тапкан.

– Һәр чыгыш кабатланмас иде. Беренче чыгышта кызларның киемендә таң ату күренеше сурәтләнде. Бу – яңарыш символы. 50 күлмәк бер-берсеннән аерылып торган таң ату рәсемнәрен күрсәтте. 10 финалист өчен уникаль күлмәкләр тектерелде. Аларның бизәлешендә ярымкыйммәтле ташлар кулланылды. Һәр күлмәккә якынча 16 метр тукыма тотылды. Табигать күренешләре аша, кызларның табигый матурлыгын күрсәтергә тырыштык, – диде ул.

“Мисс Татарстан-2023” исеменә Рамина Пронина лаек булды. Ул – нәфис гимнастика буенча спорт мастеры. 20 яшьлек Казан кызы быел Татарстан данын “Мисс Россия” бәйгесендә яклыячак.

– Үземне формада тотарга тырышам. Әлбәттә, әзерлек эшләрен башлап җибәрәбез. Әлегә чыгышлар турында сөйлисем килми, сер булып калсын. Бу язда Татарстанны танытырмын дип ышанам, – дип уртаклашты Рамина.

“Мисс Татарстан”да катнашучыларга бәйгенең иганәчеләреннән дә саллы бүләкләр бирелде. Гүзәлкәйләрне дизайнерлар, мәдәният өлкәсендә танылган шәхесләр, депутатлар, дөньякүләм танылган модельләр бәяләде. 


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading