16+

Мисырда шартлаган самолетка бомба куючының кем булуын ачыклаганнар

Мисыр хокук саклау органнары һәм Россия махсус хезмәте Синай ярымутравында шартлаган А321 самолетында теракт оештырган берничә террорчының кемнәр булуын ачыклаган, дип хәбәр итә LifeNews.

Мисыр хокук саклау органнары һәм Россия махсус хезмәте Синай ярымутравында шартлаган А321 самолетында теракт оештырган берничә террорчының кемнәр булуын ачыклаган, дип хәбәр итә LifeNews.

Шартлаткычны самолетка Шәрм-Әл-Шәйх аэропорты хезмәткәре алып кергән. Ул анда фаҗига булыр алдыннан гына эшкә урнашкан була.

Тугыз чакрым биеклектә Airbus 321 бортына урнаштырылган шартлаткыч бик зур егәргә ия кечкенә төенчек рәвешендә булып, самлетның багаж өлешенә урнаштырылуы хакында яза әлеге чыганак.

Шартлаудан соң әлеге аэропорт хезмәткәре юкка чыга, соңгы тапкыр аны Төркиядә күрәләр. Аның белән әлеге җинаятьне кылуда өлеш керткән тагын биш кешене эзлиләр.

Исегезгә төшерәбез: авиаһәлакәт 2015нче елның 31 октябрендә булды. 217 пассажир һәм 7 экипаж әгъзасы һәлак булды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading