16+

Мисыр кинофестивалендә татар фольклоры яңгыраячак

Мисырның Шарм-әл-Шәех шәһәрендә 3-9 март көннәрендә III Халыкара Гарәп һәм Европа кинофестивале уза.

Мисыр кинофестивалендә татар фольклоры яңгыраячак

Мисырның Шарм-әл-Шәех шәһәрендә 3-9 март көннәрендә III Халыкара Гарәп һәм Европа кинофестивале уза.

2018 елда узган XIV Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә Казан һәм Шарм-әл-Шәех фестивальләре арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелган иде. Казан ягыннан килешүне – Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова, Мисыр ягыннан – Шарм-әл-Шәех фестивале директоры Мәһди Әхмәт Али имзалады.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Мисырга рәсми сәяхәте вакытында ике ил арасында дуслык урнаштыру, шул исәптән уртак мәдәни проектлар хакында сүз булды. Сөйләшү барышында Мисыр ягы Казан кинофестивален, Татарстан фильмнарын Шарм-әл-Шәех кинофестиваленә чакыруы хакында әйтте.
Әлеге фестивальнең конкурс программасында Татарстаннан Илдар Ягъфаровның тулы метрлы «Байгал» фильмы һәм Салават Юзеевның кыска метрлы «Аның көндәлегенең кайбер битләре» («Кое-что из её дневника») фильмнары бар.

Ачылу, ябылу тантаналарында һәм фестивальнең төрле мәйданчыкларында репертуарына халкыбызның иң гүзәл әсәрләрен туплаган, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле чыгыш ясаячак.
– Татарстанның әлеге күркәм ансамбленең фестивальдә чыгыш ясавы, әлбәттә, безнең команданы тагын да көчле һәм матур күрсәтәчәк. Шарм-әл-Шәех фестивалендә Казан фестивале өчен махсус мәйдан булачак һәм биредә «Татарстан киносы Мисыр күзлегеннән» дигән тәкъдим итү һәм дискуссияләрдән торган программа да эшләячәк, – дип хәбәр итә Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең башкарма директоры, Шарм-әл-Шәех фестиваленең жюри әгъзасы Миләүшә Айтуганова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading