Коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб шундый карар кабул иткән.
9 августтан Мисырга Мәскәү-Хургада һәм Мәскәү-Шарм-эль-Шейх маршрутлары буенча рейслар саны артачак.
Әлеге маршрутлар буенча рейслар саны арту, бу илдә коронавирус буенча вазгыятьне бәяләү өчен, Россия делегациясенең Мисырга баруы нәтиҗәсендә булырга мөмкин.
Моннан тыш, Россия 9 августтан Бәһрәйн, Доминикана республикасы һәм Молдова белән авиаэлемтәне яңадан башлаячак.
РФ Президенты Владимир Путин 8 июльдә, теракт нәтиҗәсендә Синай ярымутравында Россия авиалайнеры һәлакәткә очраганнан соң кабул ителгән указны гамәлдән чыгарды. 2015 елгы указ Мисыр курортлары белән чартерлы авиаэлемтәне тыя иде. Ул вакытта Росавиация Хургада һәм Шарм-эль-Шейхка очарга рөхсәт бирмәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар