Россиядән Мисыр курортларына чартер авиарейсларны быел көз азагына ачарга җыеналар. Бу турыда Россия туриндустрия союзы вице-президенты Юрий Барзыкинга сылтама белән "Известия" хәбәр итте.
"Чартерларны яңартуны көз азагына - октябрь тирәләренә булыр дип көтәбез", - дигән Барзыкин.
Аның сүзләренчә, туриндустрия Мисырга кайтырга әзер. Җәйгә алдан броньлау тәмамланган. "Барысы да Урта диңгезгә, Көнчыгыш Азиягә җыена. Кызыл диңгезгә төп агым көз азагында, октябрь-ноябрьдә булачак", - дигән ул.
Россия белән Мисыр арасында авиахәбәрләшү 2015 елның ноябрендә тукталды. Ул вакытта Синай ярымутравы өстендә Россия лайнеры һәлакәткә очрады. Былтыр апрельдә регуляр авиахәбәрләшү яңартылды.
Татар-информ
Комментарийлар