16+

Мисыр аэропорты янында шартлау булган

Мисырда Каһирә халыкара аэропорты янында шартлау булып, 12 кеше имгәнгән. Бу турыда РИА Новости Мисырдагы рәсми чыганагына сылтама белән хәбәр итте.

Мисырда Каһирә халыкара аэропорты янында шартлау булып, 12 кеше имгәнгән. Бу турыда РИА Новости Мисырдагы рәсми чыганагына сылтама белән хәбәр итте.

Аэропорт янында ягулык салынган савыт шартлаган. Хәзерге вакытта имгәнгән 12 кеше дә хастаханәдә дәвалана.

Нефтехимия компаниясенең резервуарларының берсе артык эсселектән шартлаган. Бу турыда Мисыр армиясе рәсми вәкиле Тамер Рифаи сөйләгән. Резурвуар аэропорт янында шартлаган. Шуңа күрә аның эшенә зыян китермәгән.

Хәзерге вакытта аэропорт гадәти режимда эшли.

Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading