16+

Мисырда ял итүчеләр "билгесез бизгәк" йоктырып кайта?

«Бигеш» халыкара аэропортында Мисырдан кайтучы туристларны тикшерү көчәйтелде.

«Бигеш» халыкара аэропортында Мисырдан кайтучы туристларны тикшерү көчәйтелде.

Роспотребнадзор белгечләренең югары режимда эшләве «билгесез бизгәк» белән бәйле. Бу хакта автошәһәрдәге матбугат конференциясендә Чаллының баш санитария табибы Илгизәр Бариев хәбәр итте.

«Әйе, бүген «Бегиш»та безнең белгечләр Мисырның Хургада һәм Шарм-эль-Шейх шәһәрләреннән кайткан туристларны көчәйтелгән режимда тикшерә. Тепловизорлар аша чыгару, бортта пассажирларны да, пилотларны да, бортпроводникларны да карау турында сүз бара. «Бигеш»та бүгенге көндә кайтучыларда нинди дә булса бизгәк авыруы халәтенең расланган очраклары юк», - диде Бариев.

Ул билгеләп үткәнчә, «Казан» һәм «Бигеш» халыкара аэропортларында режимны көчәйтү чаралары Мисырда провинцияләрнең берсендә ял иткән Екатеринбург туристларының «билгесез бизгәк» белән кайтуларыннан соң кабул ителде.

«Мисыр Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматы буенча, анда бу авыру кешеләргә бер-берсеннән йокмый, бары тик черкиләрнең билгеле бер төрләре тешләгәннән соң йога», - дип йомгаклады ул.

"Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading