16+

Мисырга ял итәргә барган хатын улы белән бергә батып үлгән

Башкортстанда туып, Татарстанда яшәгән хатын, аның 9 яшьлек улы Мисырда ял иткән вакытта диңгездә батып үлгән.

Башкортстанда туып, Татарстанда яшәгән хатын, аның 9 яшьлек улы Мисырда ял иткән вакытта диңгездә батып үлгән.

Түбән Камада яшәүче 38 яшьлек хатын 9, 6, 3 яшьлек өч улы белән ире янына Мисырга очкан. Алар гаиләләре белән тиешсез урынга су коенырга килә. Баштан 9 яшьлек уллары бата башлый, аны коткарырга ашыккан әти кеше үзе дә бата башлый. Аны якында гына булган спортчы коткара. Ә әнисе улы артыннан диңгезгә ташлана. Әмма улы да, үзе дә батып үлә. Алты һәм өч яшьлек ике кечкенә бала яр буенда кала. 

Туганнары мәетләрне Россиягә алып китү һәм җирләү өчен акча җыйган. Фаҗига турындагы хәбәр шунда ук күп кенә пабликларда таралган. Фаразларга караганда, фаҗига көчле агым аркасында булырга мөмкин.

Әнисе белән улын  хатынның туган җирендә Башкортстанның Иске Балтач авылында җирләгәннәр. Ике кече улы, мөгаен, әлегә Мисырда әтиләре белән калачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

6

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading