16+

Митрополит Феофан дин тотучыларны Пасхада өйдә калырга өндәде

Татарстанда православие динен тотучыларны "таҗлы вирус"ны профилактикалау өчен Пасха бәйрәмендә өйдә калырга чакырдылар.

Митрополит Феофан дин тотучыларны Пасхада өйдә калырга өндәде

Татарстанда православие динен тотучыларны "таҗлы вирус"ны профилактикалау өчен Пасха бәйрәмендә өйдә калырга чакырдылар.

Әлеге белдерүне митрополит Феофан ясады. Ул дин тотучылар хакимият йөкләмәләрен үтәргә тиеш, дип аңлатты. "Сезгә бу хакта сөйләве җиңел түгел, чөнки Пасха якынлаша. Әмма, "таҗлы вирус" чире таралуны булдырмас өчен, без бу кайгылы көннәрдә үз өйләребездә калырга тиешбез. Бу дин тотучы кеше өчен җиңел түгел, әмма мөһим булып тора ", - дип аңлатты үз позициясен митрополит Феофан.

Рухани ассызыклаганча, дин тотучыларга бу вакытны өйдә догалар укып уздырырга кирәк, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы. «Өйләрегездә калып, кадерле туганнарым һәм сеңелләрем, бер нәрсәне исегездә тотыгыз: Аллаһы сезнең кайгыгызны күреп тора. Ул сезнең Аңа һәм Чиркәүгә мәхәббәтегезне күрә, тоемлый. Әмма безнең Аллабыз - җәзалаучы кылыч түгел, ә бөтен нәрсәне үз эченә алган ярату", - ди митрополит.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда чиркәүләргә бару тыела,тиешле карарны ТР премьер-министры имзалады.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading