16+

Мәктәп территориясендә кораллы егет тоткарланган

Приморье краендагы Находка шәһәрендә мәктәп территориясендә корал тоткан кеше тоткарланган, дип яза РИА "Новости".

Приморье краендагы Находка шәһәрендә мәктәп территориясендә корал тоткан кеше тоткарланган, дип яза РИА "Новости".

Мәктәптә полиция эшли. Балаларны әти-әниләренең кулларына тапшырып, өйләренә кайтарып җибәргәннәр. Ир-ат мәктәп территориясенә кергән. Сакчы аны туктатып, кем булуын һәм нинди максат белән килүен сораган. Шуннан соң ир кеше исемен әйтеп, китеп барган. Мәктәп укучылары аның коралга охшаган әйбер тартып чыгаруын күргән.

Бу хәлнең шаһитлары да ир-атның кулында кара төстәге коралга охшаган озынча предмет булуын әйткән. Полиция тоткарланучыга 18 яшь булуын ачыклаган. Ул мәктәп территориясенә турникта шөгыльләнергә кердем дигән. Кулында пластик пулялы уенчык страйкболь автомат булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading