16+

Мәктәп укучылары җәмәгать транспортында бушлай йөриячәкләр?

Дмитрий Медведев мәктәп укучылары өчен җәмәгать транспортында бушлай йөрүне кертү турында уйларга тәкъдим итте.

Дмитрий Медведев мәктәп укучылары өчен җәмәгать транспортында бушлай йөрүне кертү турында уйларга тәкъдим итте.

РФ Куркынычсызлык советы рәисе урынбасары билгеләп үткәнчә, "моны үтәве бик гади" һәм бу чара Россия гаиләләренә ярдәм итә алыр иде.

Шулай ук Медведев кайбер илләрдә "хәтта бушлай йөрүне кертүләренә" игътибар итте. Россиядә исә бу хакта сүз бармый, әмма "укучыларга карата бу мәсьәләне чыннан да уйларга кирәк".

Искәртеп узыйк, Россия Президенты Владимир Путин боерыгы нигезендә җәмәгать транспортыннан балаларны, шул исәптән укучыларны төшереп калдырганнары өчен, җәза каралган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading