16+

Мәктәп укучыларын физкультура дәресләренә сәламәтлегенә карап кертәчәкләр

Дәүләт Думасы депутатлары бертавыштан «гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында» һәм «мәгариф турында» кануннарга төзәтмәләр кабул итте. Төзәтмәләргә ярашлы рәвештә, педагоглар һәм башка затлар тиешле әзерлек яки күнекмәләр булганда беренче ярдәм күрсәтә алачак. Бу аларның бурычы түгел, ә хокукы.

Шулай ук физкультура дәресләренә хәзер балада медицина нәтиҗәсе булганда гына рөхсәт ителәчәк. Аны профилактик медицина тикшерүләре нәтиҗәләре буенча бирәчәкләр. Чөнки мәктәптәге бәхетсезлек очракларының күбесе нәкъ менә физик культура дәресләрендә килеп чыга.

Моннан тыш, яңа кагыйдәләр буенча белем бирү оешмалары балаларга анда булган вакытта беренче ярдәм күрсәтүне тәэмин итәргә тиеш. Бу мәктәпләргә генә түгел, балалар бакчаларына да кагыла.
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading