Беренче слеттан соң сигез ел узгач, мәктәп урманчылыклары кабат бергә җыелды. Кичә Кукмара районының Лубян урман-техника көллиятендә Мәктәп урманчылыклары II слетының тантаналы ачылышы булды.
Мәктәп укучыларының профессиональ юнәлеш сайлавы һәм урман эшендә күнекмәләр алуы буенча чараларны уңышлы гамәлгә ашыру максатларында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов булышлыгы белән 2018 елның 29-31 июлендә “Лубян урман-техника көллияте” Мәктәп урманчылыкларының II слеты уздырыла, дип яза республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы сайты.
Татарстанда барысы 50дән артык мәктәп урманчылыгы исәпләнә, алар 1200 якын укучыны һәм 44 мәктәпне берләштерә. Мәктәп урманчылыкларының икенче слетында 31 урманчылыктан 200 мәктәп укучысы катнаша. Һәр команданың үз гербы, шигаре һәм формасы бар. Чарада тантаналы парад һәм мәктәп урманчылыкларының күргәзмәсе уза, биредә һәр команда үзенең казанышларын күрсәтә.
Өч көн дәвамында балаларны көтелмәгән бәйрәм көтә, биредә конкурслар, урман ярышлары һәм урман тематикасына мастер-класслар (кашыкларга сәнгатьле бизәк төшерү, кәрҗин үрү, сыерчык оялары әзерләү, агачка уеп кисем ясау) оештырылачак. Балаларга урманчылык буенча экскурсия уздырылачак, аның барышында агач әзерләүче харвестер һәм хорвардер техникасының ни рәвешле эшләвен күрү мөмкин булачак.
Ярышлар барышында мәктәп укучыларына урман һәм анда яшәүче тереклек ияләре турында гына түгел, ә командада эшләү, урманда юнәлеш ала белү, каршылыкларны җиңү, урман янгыннарын сүндерү һәм урман агачларны биеклек һәм тулылык үлчәгеч ярдәмендә үлчәү буенча да белемнәрен күрсәтергә туры киләчәк.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булышлыгы ярдәмендә Икенче слетта җиңүчеләр ноутбуклар, планшетлар, смартфоннар, сәгатьләр, урман үлчәү приборлары алачак, бу әйберләр аларга алга таба урман эшенә өйрәнгәндә кирәк була.
Белешмә: Россиядә мәктәп урманчылыклары хәрәкәте узган гасырның 60 нчы елларында башланып китә. Беренче мәктәп урманчылыгы 1952 елда барлыкка килә. 1967 елда РСФСРда мәктәп урманчылыгы турында беренче нигезләмә эшләнә һәм раслана. 1978 елда мәктәп урманчылыклары дәүләт статусына ирешә: аларның эшчәнлеге Урман кодексында теркәлә. 1979 елда мәктәп урманчылыклары турында яңа нигезләмә чыга. 80 нче елларда илдә 6000 мәктәп урманчылыгы эшли башлый. Әлеге хәрәкәт Татарстанда да үсеш ала. 1967 елда Нургали Миңнеханов та мәктәп урманчылыгы җитәкчесе була, ул “Нургали оныклары” дигән мәктәп урманчылыгын оештыра.
2010 елда республикада Мәктәп урманчылыкларының беренче республика слеты була, анда Татарстанның барлык утыз урманчылыгыннан яшь урманчылар командалары җыела. Чара Саба урманчылыгында уза.
Хәзерге вакытта Россиянең Табигать министрлыгы тарафыннан, Россиянең Мәгариф министрлыгы һәм Рослесхоз белән берлектә, 2018-2027 елларда мәктәп урманчылыкларын үстерү буенча чаралар планы эшләнгән. Моннан тыш, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2018 елга мәктәп урманчылыкларының үрнәк эш планы эшләнде һәм расланды, анда мәктәп урманчылыклары катнашында “Урман утырту көне”, “Татарстанның чиста урманнары”, “Халыкара кошлар көне” кебек чараларны уздыру күздә тотыла.
Слет Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылды.
Татарстанның мәктәп урманчылыклары экологик һәм урман хуҗалыгы буенча белем бирү формаларының берсе булып тора, мәктәп укучыларында урман торышы һәм урманчылар эшчәнлеге турында күзаллаулар формалаштырырга ярдәм итә, урман хуҗалыгын кадрлар белән тәэмин итүдә булышлык күрсәтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар