16+

Мәктәп янында ике яшүсмерне яралаганнар

Берсенең аягы, икенчесенең җилкәсе җәрәхәтләнгән.

Берсенең аягы, икенчесенең җилкәсе җәрәхәтләнгән.

Волгоград өлкәсендәге Волжский шәһәренең бер мәктәбе янында балаларга атканнар. Икесе дә җиңелчә генә җәрәхәт алган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Хәбәрдә искәртелгәнчә, 15нче номерлы мәктәпнең завучы хокук сакчыларына шалтыратып, билгесез кешенең балаларга атуы турында белдергән. 2006 һәм 2005 елда туган яшүсмерләр әлеге мәктәпкә кереп ярдәм сораган була. Икесен дә хастаханәгә озатканнар. Берсенең аягы, икенчесенең җилкәсе җәрәхәтләнгән. Хәбәрдә күрсәтелгәнчә, егетләргә пневматик коралдан атканнар. Җинаятьчене эзләү бара.

Билгеле булганча, Казандагы фаҗигадән соң Россия Президенты Владимир Путин ил буенча белем бирү учреждениеләрендә куркынычсызлык мәсьәләрен ныклы контрольгә алырга боерды.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading