16+

Мәктәпкә баручы биш бала имгәнгән, өчесе реанимациядә

Балаларны хастаханәгә илткәннәр.

Балаларны хастаханәгә илткәннәр.

24 мартта иртәнге якта Башкортстанның Зилаер районында биш бала утырган җиңел машина юл һәлакәтенә очраган. Авария Юлдыбай — Акъяр — Сара юлында булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Якынча версия буенча, «ВАЗ-2110» белән идарә итүче 46 яшьлек ир-ат төп юлга чыгарга җыена. Ул йөк машинасына юл бирми һәм аңа бәрелә. Аннары «ГАЗ» йөк машинасы каршыга килә торган Hyundai Accent машинасына бәрелә.

«Лада» салонындагы биш бала — 5-8 сыйныф укучылары имгәнә. Аларны Сибай хастаханәсенә илтәләр.

«13 һәм 14 яшьлек кызлар, 11 яшьлек малай реанимациядә ята. 12 һәм 14 яшьлек ике малайны да хастаханәгә салганнар», — дип әйткәннәр ЮХИДИда.

«Укучы балаларны Яларсаз авылыннан Матрай авылына мәктәпкә алып барулары булган. Якынча белешмә буенча, балаларны көн саен мәктәпкә илтеп йөртүне әти-әниләре үз өстенә алган. Атна башында һәм атна азагында балаларны әлеге маршрут буенча йөртү өчен мәктәп автобусы да оештырылган. Бу очракта балалар интернатта яши», — дип аңлатканнар ЮХИДИ идарәсендә.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading