16+

Мәктәпкә бушлай йөриячәкләр

1 сентябрьдә Түбән Камада барлык беренче сыйныф укучылары өчен автобуста һәм трамвайда бушлай йөрү оештырылачак.

1 сентябрьдә Түбән Камада барлык беренче сыйныф укучылары өчен автобуста һәм трамвайда бушлай йөрү оештырылачак.

Шәһәр Башкарма комитетының җәмәгать транспорты бүлегендә “Беренче тапкыр беренче сыйныфка” акциясе уздырылачагы турында җиткергәннәр. “Шәһәр маршрутлары автобусы һәм трамвае беренче сыйныф укучыларын көне буе бушлай йөртәчәк”, – диелә хәбәрдә. Түбән Камада яңа уку елында мәктәп парталары артына 4 меңнән артык беренче сыйныф укучысы утырачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading