16+

Мәктәпкә сәбәпсез кабул итмәсәләр – 50 мең штраф

Теркәлү урыны буенча мәктәпкә гаризалар кабул итү вакыты тәмам, ләкин шуңа да карамастан бу хакта сораулар тынмый.

Мәктәпкә сәбәпсез кабул итмәсәләр – 50 мең штраф

Теркәлү урыны буенча мәктәпкә гаризалар кабул итү вакыты тәмам, ләкин шуңа да карамастан бу хакта сораулар тынмый.

«Мәктәп баланы кабул итмәде, 10нчы сыйныфка күчерергә теләмиләр», – дип шикаять белдерүчеләр бар. Боларны истә тотып, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы «кайнар элемтә» номерын булдырды. Мәктәпкә кабул итүгә кагылышлы сорауларны (843) 294-95-04, 294-95-05 номерлары аша юлларга мөмкин. Белгечләр эш көннәрендә сәгать 9.00дән 18.00гә кадәр сорауларга җавап бирәчәк.

Министрлыкта аңлатуларынча, теркәлү урыны буенча мәктәпкә укырга керергә тиешле балаларның барысы да кисәтелгән, ата-аналар өчен беренче җыелышлар булган. Яшәү урыны буенча мәктәпкә эләгергә теләүчеләр гаризаны җәй беткәнче тапшыра ала. Дөрес, бары урыннар булган очракта гына баланы кабул итәргә мөмкиннәр. Ә менә сәбәпсез 10нчы сыйныфка күчерергә теләмәгән өчен, мәктәп баланы законсыз кабул итмәгән очракта, 30 меңнән 50 мең сумга кадәр штраф каралган.

Фото: pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга һәм ВКонтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading