16+

Мәктәпкә температура белән килүче балаларның әти-әниләрен җәзага тартырга?!

Мәктәпкә температура белән килүче балаларның әти-әниләрен ПДН комиссиясенә җибәрәчәкләр

Мәктәпкә температура белән килүче балаларның әти-әниләрен ПДН комиссиясенә җибәрәчәкләр

Мондый карарны Әлмәт районы башлыгы кабул иткән.
Татарстанда мәктәпкә температура белән килгән балаларның әти-әниләрен җаваплылыкка тартырга дигән карар кабул иттеләр. Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов үзенең Инстаграм-аккаунтында туры эфир барышында шундый белдерү ясаган.

"Әти-әниләр үзләрен бик адекват тотмыйлар һәм мәктәпкә ОРВИ һәм температура билгеләре булган балаларны укырга җибәрәләр. Температура төшерүче дару бирәләр дә, кертеп җибәрәләр. Моны аңлап булмый! Мин мондый фактларны балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия тикшерсен өчен йөкләмә бирдем. Һәм бәлки, шундый фактлар теркәлеп, расланса, мондый ата-аналарны җаваплылыкка тартырбыз. Авыру баланы ничек инде мәктәпкә җибәрергә була, шуны аңламыйм. Иртәнге 10-11гә даруның тәэсире бетә һәм аның температурасы яңадан күтәрелә. Хөрмәтле әти-әниләр, бу юк-бар белән шөгыльләнергә кирәкми. Авыру балага белем бирү учреждениесенә йөрергә кирәкми. Беренчедән, ул башкаларны йоктыра, икенчедән, ул үз организмын куркыныч астына куя. Һәм бу вәзгыятьтә авыру дәваланмый, ә катлаулана гына", - дип аңлатты Нагуманов үз позициясен.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading