Казанда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясенең икенче этабы бара.
Башкаланың мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Хидиятов “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә сөйләгәнчә, әлеге хәйрия чарасына 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә старт бирелгән. Шул вакыт эчендә 2 мең бала хәйрия ярдәме алу бәхетенә ирешкән. Аларның 1,5 меңе беренче сыйныфка тәүге мәртәбә баручылар.
– Портфель һәм мәктәп киеме генә түгел, ә канцтоварларга сертификатлар да бүләк ителде. Сабыйларны сөендергән 50 предприятиегә, шулай ук эшкуарларга, җәмәгать оешмаларына, волонтерларга, Татарстанның Дәүләт Советы һәм Казан шәһәр Думасы депутатларына зур рәхмәт! – диде Илнар Хидиятов.
Казанда быел мәктәпләргә 137 мең укучы бара, шуларның 18 меңе – беренчеләр.
– Балалар өчен 1 сентябрь – һәрвакыт бәйрәм, аеруча, беренче мәртәбә беренчегә баручылар өчен. Гаиләләрнең финанс мөмкинлекләре төрлечә, шунлыктан, бу акция бик мөһим, – дип фикерләре белән уртаклашты мэр Илсур Метшин.
“Игелекле Казан” (“Добрая Казань”) проекты шәһәрнең сәүдә үзәкләре белән берлектә мәктәп кирәк-яраклары туплау пунктлары ачты. Алар Петербург урамы 9; Рихард Зорге урамы 11б; Ибраһимов проспекты 56; Җиңү проспекты 91 һәм Ямашев проспекты 46 адресларындагы сәүдә үзәкләренә урнашкан. Теләге һәм мөмкинлеге булган һәр кеше әлеге пунктларга 30 августка кадәр мәктәп кирәк яраклары китерә ала.
– Бер дәфтәр калдыру да ярый. Ил төкерсә, күл була, диләр бит. Бергәләшеп тотынсак, шактый товар җыелер, – дип өметләнә Илнар Хидиятов.
Мәктәп укучыларына ярдәм мәсьәләсендә шәһәр мәгариф идарәсенә 8 (843) 292-70-50 телефоны аша шалтыратырга да мөмкин.
“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акцияләре:
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында 16-25 августларда – ишегалларында;
Вахитов һәм Идел буе районнарында 19-22 августларда – ишегалларында;
Киров һәм Мәскәү районнарында 16 августта – ишегалларында һәм 20 августта “Московский” мәдәният сараенда; Совет районында 20 августта 20нче гимназиядә уза.
Комментарийлар