16+

Мәктәпләрдә бушлай ашау һәм "наливайкалар" тыела: май аенда нинди законнар гамәлгә керә?

Банкта акча күчергәндә алып калына торган комиссияләрне чикләү, укучылар өчен бушлай кайнар туклану, "наливайка"ларны тыю һәм язның соңгы аенда гамәлгә керә торган башка законнар. Мәгълүматны Дәүләт Думасының рәсми сайты тәкьдим итә. 

Банкта акча күчергәндә алып калына торган комиссияләрне чикләү, укучылар өчен бушлай кайнар туклану, "наливайка"ларны тыю һәм язның соңгы аенда гамәлгә керә торган башка законнар. Мәгълүматны Дәүләт Думасының рәсми сайты тәкьдим итә. 

Банкта акча күчергәндә алып калына торган комиссияләрне чикләү
1 майдан башлап тиз түләүләр системасында (Система быстрых платежей) аена 100 мең сумга кадәр күчерүләр банклар тарафыннан түләүләр тотып калмыйча башкарылачак. Аена бу суммадан күбрәк күчергәндә комиссиянең чик өлеше күчерү сумманың 0,5 процентыннан артмый.

Укучылар өчен бушлай кайнар туклану

1 майдан башлап башлангыч сыйныф укучыларын кайнар ризык белән бушлай тәэмин итү турындагы закон үз көченә керә. 2023 елның 1 сентябренә ул барлык мәктәпләрдә дә булачак.

Кече һәм урта бизнеска субсидияләр

12 130 сум күләмендә түләүләр кече һәм урта бизнес предприятиеләренә һәр хезмәткәргә иң күп зыян күргән тармакларга биреләчәк. Шул ук вакытта хезмәткәрләр саны 2020 елның 31 марты белән чагыштырганда 90 проценттан да ким булмаска тиеш.
      
"Наливайка"ларны тыю

5 майдан торак йортларда һәм аларга якын территорияләрдә урнашкан 20 квадрат метрдан азрак хезмәт күрсәтү залы булган барларда спиртлы эчемлекләр сату тыела.

Биналарны үз белдегең белән үзгәртеп кору өчен җаваплылык

5 майдан күпфатирлы йортлардагы торак биналарны гына түгел, торак булмаганнарны да законсыз үзгәртеп планлаштырган өчен штраф сала башлаячаклар.
Чыганак

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading