16+

Мәктәпләрдә кытай теле укытыла башлый

Бу уку елыннан Татарстанның алты мәктәбендә тәҗрибә рәвешендә кытай телен укытырга җыеналар.

Бу уку елыннан Татарстанның алты мәктәбендә тәҗрибә рәвешендә кытай телен укытырга җыеналар.

Укытучыларның август киңәшмәсендә Татартанның Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов шул хакта хәбәр итте. Кытай теле дәресләре быелдан Сабадагы сәләтле балалар интернат-мәктәбендә, Бөгелмәнең лицей-интернатында, Казанның 18нче мәктәбендә, 1нче татар гимназиясендә, 6нчы гимназиядә һәм Идел буе районының 35нче мәктәбендә укытылачак.

2014 елның 1 сентябреннән республика мәктәпләрендә беренче сыйныфтан ук инглиз теле укытыла башлаган иде. 4нче сыйныфтан соң үткәрелгән тест нәтиҗәләре күрсәткәнчә, хәлләр мактанырлык түгел.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading