Казанда 30 май көнне беренче тапкыр балаларны яклауга багышланган форум узачак. Соңгы арада социаль челтәрләрдәге аралашулар тәэсирендә яшүсмерләрнең үзенә кул салу очраклары еш ишетелә. Балаларны интенеттагы тискәре мәгълүматтан саклауга юнәлтелгән әлеге форумда мөһим темалар күтәреләчәк.
- Бу эшкә җәмәгатьчелекне җәлеп итү дә кирәк. Бүген интернетта бик күп тискәре, негатив мәгълүмат тупланган. Порнографик мәгълүматлар, төрле сайталар, балага үз үзенә кул салырга өнәди торган язмалар - барысы да яшүсмергә тәэсир итә, - ди Татарстанда бала хокукларын яклаучы вәкәләтле вәкил Гүзәл Удачина. Балаларны пәрәвез ятьмәсеннән саклау беренче чиратта әти-әни җаваплылыгында. Шуңа да җитәкчеләр яңа уку елыннан мәктәпләргә медиа куркынычсызлык дәресләре кертергә уйлыйлар.
Статистика буенча, Россиядә 14 миллион яшүсмер интернеттан актив куллана. 40 проценты төрле сайтларга керә, 15 процентында интернет уеннарга бәйлелек күзәтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар