16+

Мәктәпләрдә укытучылар өчен психологлар булдырылырга мөмкин

Россия мәктәпләрендә укытучылар өчен психолог вазифасын кертергә тәкъдим иттеләр. Бу турыда RT хәбәр итә.

Россия мәктәпләрендә укытучылар өчен психолог вазифасын кертергә тәкъдим иттеләр. Бу турыда RT хәбәр итә.

Бу инициативаны РФ мәгариф һәм фән министры Ольга Васильевага Илкүләм ата-аналар комитеты рәисе Ирина Волынец җибәргән.

Әлеге тәкъдим укытучыларга югары психологик йөкләнеш булу һәм укытучыларның укучыга карата агрессив мөнәсәбәттә булу очраклары арту белән бәйле. Психологлар гиперактив балалар яки игътибар җитмәгән балалар белән эшләү буенча укулар үткәрәчәкләр. Шулай ук укытучыларга укучылар белән аралашканда туган проблемаларны хәл итәргә ярдәм итәчәк, диелгән әлеге хәбәрдә. 

 "Татар-информ"
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading