16+

Мәктәптә атыш вакытында дүрт кеше зыян күргән

Утлы коралдан аткан яшүсмер машинага утырып качкан.

Утлы коралдан аткан яшүсмер машинага утырып качкан.

Техаста Казан вакыйгасы кабатланган. Американың Техас штатындагы Арлингтон шәһәрендәге мәктәптә атыш булган. Дүрт кеше зыян күргән, үлүчеләр юк, дип яза РИА Новости. Зыян күрүчеләрнең өчесе укучы балалар, берсе олырак яшьтәге кеше. Ул укытучы булырга тиеш. Укучылар һәм хезмәткәрләр сыйныф бүлмәләрендә бикләнгән. Укучылар үзара сугышкан булган. Утлы коралдан аткан яшүсмер машинага утырып качкан. Хокук сакчылар егетне эзли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading