16+

Мәктәптә дәресләрне ачык һавада үткәрергә тәкъдим итәләр

Дәүләт Думасында ЛДПР партиясе вице-спикеры Борис Чернышов Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцовка мәктәпләрдә атнага бер тапкыр саф һавада дәрес уздыру мөмкинлеге турындагы инициативаны карау үтенече белән хат юллады.

Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Ачык һавада булуның гомуми дәвамлылыгы, мәктәпкә бару һәм кире кайтуны да кертеп, шулай ук һавада хәрәкәтчән уеннар һәм спорт күңел ачулары белән кимендә 40 минут булырга тиеш. Күп кенә белгечләр һәм ата-аналар да бу фикер белән килешә. Шуңа бәйле рәвештә мәктәпне атнага бер дәресне саф һавада үткәрергә мәҗбүр итү мөмкинлеге турындагы инициативаны карауны сорыйм», диелгән хат текстында.

Белгечләр бәяләвенчә, мондый дәресләр балаларның игътибар концентрациясен яхшыртырга, яхшы йокларга ярдәм итә, стрессны киметә, диде ул.

«Күпчелек бала мәктәптә күп вакытын утырган килеш үткәрә, кайвакыт буфетка бару өчен генә тора. Бу сәламәтлеккә начар йогынты ясый. Ә ачык һавадагы дәрес балаларга физик яктан үсеш алырга да ярдәм итәчәк», - диде ул.

Чыганак - "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading