16+

Мәктәпләрдә стоматология кабинетлары ачыла

Башкортстан мәктәпләрендә стоматология кабинетлары ачыла.

Башкортстан мәктәпләрендә стоматология кабинетлары ачыла.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә шушы җәһәттән башкарылган эшләр турында бәян итте, дип яза “Кызыл таң”. “Вәгъдә иттек – эшлибез. Мәктәпләрдә 153 стоматология кабинеты эшли инде, шушы көннәрдә тагын 61ендә ремонтны төгәлләдек. Җиһазлар балалар стоматологиясе өчен барлык таләпләрне исәпкә алып эшләнгән, яңа, заманча. Мондый якты һәм матур кабинетларда балалар тешләрен дәвалаудан курыкмаячак”, – дип ассызыклаган төбәк җитәкчесе. Билгеле булганча, республикада “Сәламәт елмаю” модуле кертелә. Әлеге проект кысаларында республиканың 800дән артык укучы булган мәктәпләрендә стоматология кабинетлары барлыкка киләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading