16+

Мәктәптә укучы биш кыз дару эчеп агуланган

21 март көнне Башкортстанның Эстәрлетамак мәктәпләренең берсендә укучы биш кыз агулану билгеләре белән хастаханәгә китерелгән. Кызларга 14-15 яшь.

21 март көнне Башкортстанның Эстәрлетамак мәктәпләренең берсендә укучы биш кыз агулану билгеләре белән хастаханәгә китерелгән. Кызларга 14-15 яшь.

"Башинформ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, кызларның берсе мускуллар тонусын күтәрү өчен (склероз һәм паралич вакытында) кулланыла торган даруны мәктәпкә алып килгән. Препарат өлкәннәр өчен каралган һәм рецепт буенча гына бирелә.

Биш укучы кыз уку учреждениесендә үк даруларны эчеп куйган. Тиздән алар хәлсезлек сизгән һәм аларны хастаханәгә озатканнар. Хәзер аларның тормышы өчен бернинди куркыныч та юк. Кызларга хастаханәдә тиешле ярдәм күрсәтелгән.
Хокук саклаучылар әлеге хәл буенча тикшерү үткәрә. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading