16+

Мобилизацияләнгәннәр буенча Путин мөһим карар кабул итте

Хәрби корреспондент Сладков Владимир Путинның МХОдагы мобилизацияләнгәннәр буенча мөһим карары турында сөйләде.

Хәрби корреспондент Сладков Владимир Путинның МХОдагы мобилизацияләнгәннәр буенча мөһим карары турында сөйләде.

Хәрби корреспондент Александр Сладков үзенең телеграм-каналында мобилизацияләнгән һәм махсус хәрби операциядә (СВО) катнашучыларның киләчәге турында сөйләде.

Аның сүзләренчә, мобилизацияләнгәннәр МХО тәмамланганчы шунда калачаклар. Әлеге карарны Россия Президенты Владимир Путин кабул иткән. Сладков әйтүенчә, мобилизацияләнгәннәр генә түгел, контрактчылар, шулай ук үзиреклеләр дә фронтта калачак.
"Хәзер барысы да тигез. Барысы да МХО тәмамланганчыга кадәр нацистларга каршы торачаклар. Мин демобилизация һәм, мөмкин булса, кайбер частьләрне даими дислокация пунктларына җибәрү турында Россия Президентына сорау юллаган идем.  Югары баш командующий моңа җавап итеп, МХО тәмамланганчыга кадәр мобилизацияләнгәннәрнең шунда калуы турында карар кабул ителгәнен әйтте", - дип язган Сладков. 

Хәрби корреспондент Сладков язганча, моблизацияләнгәннәрнең гаиләләре өчен «бу чынбарлык белән килешүнең авыр булуын» таныды. Әмма һәр яклап аларга ярдәм күрсәтелә, проблемлаары хәл ителә, дип өстәгән журналист. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

5

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading