16+

Мобилизация турындагы канунга бер төзәтмә кертергә җыеналар

«Россиядә мобилизацион әзерлек һәм мобилизация турында» гы канунга бер төзәтмә кертергә җыеналар, аның нигезендә инвалид балалары булган әтиләргә һәм ялгыз пенсионер ата яки аналарының бердәнбер балалары булганнарга мобилизациягә чакырылудан кичектерү биреләчәк.

Бу хакта әлеге канун проекты авторларының берсе Нина Останина хәбәр итте, дип яза «Коммерсантъ».

Аның сүзләренчә, мондый төзәтмәләрне Оборона министрлыгы хупларга әзер. 
«4 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән кешеләргә отсрочка каралган, хөкүмәт өлкән баланың яшен 16 яшьтән 18 яшькә кадәр арттырырга ризалашты», — дип ачыклык кертте Останина.

19 гыйнварда, пәнҗешәмбе көнне, «Без янәшә» («Мы рядом») ата - аналарның инициатив төркеме Владимир Путинга һәм Оборона министрлыгы җитәкчелегенә мобилизацияләү кагыйдәләрен көйләү үтенече белән кабат мөрәҗәгать иткән. «Коммерсантъ» басмасы язганча, бу Самара өлкәсеннән чакырылган мобилизацияләнгәннәрнең Макеевкада һәлак булуы белән дә бәйле. Әлеге фаҗигадә үлгән самаралы ике бала тәрбияләгән, аларның берсенә церебраль паралич диагнозы куелган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading