16+

Мобилизациядән азат ителү өчен кайбер категорияләр тәкъдим ителде

Дәүләт Думасында мобилизациядән азат итү өчен кайбер категорияләрне тәкъдим иттеләр.

Дәүләт Думасында мобилизациядән азат итү өчен кайбер категорияләрне тәкъдим иттеләр.

РФ Дәүләт Думасының Контроль комитеты рәисенең беренче урынбасары Дмитрий Гусев кайбер категория гражданнарны өлешчә мобилизацияләүдән бронь алырга тәкъдим итте, чөнки алар үз бурычларын үтәүдә файдалы булырга мөмкин, дип яза URA.RU басмасы. 

Әлегә бронь бирелә торган оешмаларның да, һөнәрләрнең дә ачык исемлеге юк. «Объясняем.рф» сайтында хезмәткәргә бронь бирелү-бирелмәвен конкрет оешманың кадрлар бүлегеннән яисә хәрби учет алып баручы белгеченнән белешергә кирәклеге аңлатыла. Броньга хокуклы белгечләргә махсус таныклык биреләчәк. 

— Мобилизациядән азат ителгән кешеләр бар. Әгәр аларны да алсалар, бездә халык хуҗалыгының күп тармакларында белгечләр калмаячак. Икенче бер мәсьәлә - Оборона предприятиеләре хезмәткәрләре, аккредитация узган IT-компанияләрдә, элемтә оешмаларында, массакүләм мәгълүмат чараларында, финанс һәм банк өлкәсендә эшләүче аерым белгечләрен алдынгылар сафка җибәрү, кулларына автомат бирү кирәксез эш. Алар компьютер экраны артында да җиңү өчен күбрәк файда китерәчәкләр. Вируслардан саклау буенча яки башка программа ясый алалар. Алар кибер гаскәрләрдә хезмәт итә ала. Биологик коралга каршы торучы матдәләр булдыру өстендә эшләгән галимнәр, биологлар белән дә шул ук хәл, - дип аңлаткан Дмитрий Гусев.

Депутат фикеренчә, Оборона министрлыгына мобилизацияләнгәннәргә карата кадрлар сәясәтен яңадан карарга кирәк.
"Бу физиклар, инженерлар буенча. Фронтта түгел, ә лабораторияләрдә, компьютер артында утырып армиягә хезмәт итә алырлык бик күп белгечләребез бар. Ләкин моның өчен армия мобилизация машинасын төгәлрәк көйләргә кирәк», дигән депутат.

«Объясняем.рф» сайты бронь конкрет кешегә түгел, ә вазыйфага беркетелүен аңлата. Әгәр хезмәткәр эшеннән китсә яки броньланган вазифасыннан башка вазифага күчерелсә, ул кичектерү хокукын югалтачак.
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading